news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хөснуллин: Быел М12 юлының беренче 100 чакрымы бер елга алданрак эшли башлаячак

Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин бүген Татарстанда узган киңәшмәдә М12 юлының беренче участогын эшләтеп җибәрүне игълан итте.

«Быел без трассаның 100 км чамасы өлешен бер елдан да алданрак файдалануга тапшырырга тиеш», - дип хәбәр итте Хөснуллин Татарстанда автомобиль юллары төзелеше штабындагы киңәшмәдә.

Ул искәрткәнчә, 2023 елда Мәскәү - Казан трассасының төп юлын эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Мәскәү - Казан тизйөрешле М12 автомагистрале (810 км) узган елның июненнән төзелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot