Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хөснуллин: Бәйрәм көннәрендә М-12 Мәскәү-Казан трассасында трафик арткан
Мәскәүдән Казанга кадәр баручы М-12 «Восток» трассасында яңа ел бәйрәмнәрендә трафик арткан. 27 декабрьдән 12 гыйнварга кадәр автомобиль йөртүчеләр трассадан тәүлегенә уртача 15,2 мең тапкыр узган, бу узган ел белән чагыштырганда 22 процентка күбрәк. Бу хакта үзенең MAX каналында РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин хәбәр итте.
Иң зур йөкләнеш 30 декабрьгә туры килгән, ул вакытта бөтен юл буйлап 22,7 меңнән артык сәфәр теркәлгән, ә аерым участокларда күрсәткеч 52,7 меңгә җиткән.
«Илнең юл каркасы үсеше эчке туризм үсешенә дә йогынты ясавын билгеләп үтәсем килә», - дип белдерде Хөснуллин. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, россиялеләр кирәкле урыннарга уңайлырак барып җитсен өчен автомаршрутларны яңарту дәвам иттереләчәк.
Хөснуллин сүзләренчә, башка федераль трассаларда да трафик үсеше теркәлгән: М-11 «Нева»да – тәүлегенә 16,2 мең (+6 процент), М-4 «Дон»да – 24,3 мең (+3 процент), «ЦКАД»да – 20 меңгә якын сәфәр (+19 процент).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз