news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хөснуллин авыл ипотекасы белән елына 10 млн квадрат метр торак тапшыру планнарын әйтте

«Авыл ипотекасы» программасы буенча Россиядә ел саен 8-10 миллион квадрат метр торак тапшырылырга мөмкин. Илнең вице-премьеры Марат Хөснуллин шул турыда белдерде. Аның сүзләренә караганда, илдә шәхси торак тапшыру темплары рекордлы күрсәткечләр күрсәтә.

«Бездә индивидуаль торак тапшыру темплары елына 50 миллион квадрат метрга якынлашты диярлек. Бу мәгълүматлар Илкүләм проектка салынган. Әлбәттә, авыл ипотекасы бу проектта бик зур әһәмияткә ия. Без бу программаны тулысынча хуплыйбыз, авыл хуҗалыгы министрлыгы белән аны алга этәрәбез, аны бик кирәкле дип саныйбыз», – диде ул. Марат Хөснуллин авыл ипотекасының кече торак пунктлар территорияләрен үстерүгә ярдәм итүен дә өстәде.

Искәртеп узабыз, моңарчы хөкүмәт «Авыл ипотекасы»н, процент ставкасын 3 проценттан да арттырмыйча, чикләнмәгән вакытка озайтырга дигән карар кабул иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot