Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хөснуллин 2023 елда ташламалы ипотека ставкасын үзгәртү ихтималы турында әйтте
2023 елда Россия Хөкүмәте кирәк булган очракта яңа төзелешләрдә фатирларга ташламалы ипотека ставкасын көйли ала. Бу хакта «Россия-24» телеканалы эфирында РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин белдерде.
Ул яңа төзелешләргә ташламалы ипотеканы озайту узган елның иң көчле карары булды, дип билгеләп үтте. РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча быел ипотека ставкасы еллык 12 проценттан 9 процентка кадәр киметелгән.
Хөснуллин шулай ук Россиядә файдалануга тапшырылган торак мәйданы ел нәтиҗәләре буенча яңа рекордлы дәрәҗәгә — 100 миллион квадрат метрга җитәчәк, диде. Әмма вице-премьер яңа елда Россия төзелеш тармагында ирешелгән темпларны саклап калу «чиктән тыш зур кыенлык белән» булачак, дип кисәтте.
Ул 2023 елда торак-коммуналь хезмәтләр төп тема булачагын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз