news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хореографлар: Татарстандагы кайбер ансамбльләрне «Йолдызлык» фестиваленә карап бәялиләр

Фәнзилә Җәүһәрова бию ансамбльләре өчен аерым фольклор фестивален булдырырга кирәк дип саный.

Хореографлар: Татарстандагы кайбер ансамбльләрне «Йолдызлык» фестиваленә карап бәялиләр
Владимир Васильев/архив

«ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсендә катнашкан хореографлар районнардагы ансамбль эшчәнлеген «Созвездие – Йолдызлык» фестивале нәтиҗәләре буенча бәяләүләрен әйттеләр.

«Бу фестивальне үрнәк итеп күрәләр. Сүз дә юк, фестивальне оештыручылар зур эш алып бара, бөтен республика балаларын, яшүсмерләрен җыр-биюгә җәлеп итәләр. Коллективларга костюмнар кирәк булганда кайбер башлыклар «Созвездие – Йолдызлык»та җиңсәгез, акча бүлеп бирәбез, дип сөйләшә», - диде алар лекциядә.

Татарстанның баш фольклорчысы, филология фәннәре кандидаты, «Татар ядкәрләре» шәхси оешмасы директоры Фәнзилә Җәүһәрова «ӘйдәБас» проектын Казан дәрәҗәсендә алга таба танытырга тәкъдим итте. «Башка чара юк дип уйлыйм», - диде ул.

Фәнзилә Җәүһәрова аерым фольклор фестивален булдыруны таләп итү яклы. «Андагы номинацияләр болай гына уйлап чыгарылган түгел, ә тормыш-көнкүрештән алынырга тиеш. Әйтик, «лирик-милли бию» номинациясе, бер кеше чыгыш ясый торган «фольклор биюе» номинациясе. Мин мондый фестивальгә биш-алты номинация булдырырга әзер. Монда катнашыр өчен ансамбльләр материал әзерләргә өлгерергә тиеш, чыгыш ясауның сыйфаты һ.б. критерийларны уйларга кирәк», - дип аңлатты ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot