news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хор солисткасы Виктория Шиһапова: Күңелдәгене җырга салабыз

Хор солисткасы Виктория Шиһапова: Күңелдәгене җырга салабыз
Фото: «Татар-информ» өчен Виктория Шиһапова тәкъдим итте

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Халыклар бердәмлеге көне бәйрәменә багышланган «Безнең өй — Татарстан» республика этномәдәни халык иҗаты фестиваленең гала-концерты узды. Чара барышында сәхнәдә махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннарыннан һәм апа-сеңелләреннән торган «Никто кроме нас» хоры да чыгыш ясады. Хорның солисткасы һәм Татарстан Республикасы Фотографлар берлеге рәисе Виктория Шиһапова хор һәм бәйрәм турында фикерләре белән уртаклашып үтте.

«Без бүген махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрнең хатыннарын һәм якыннарын берләштергән «Никто кроме нас» хоры белән җырладык. Һәр чыгышыбыз да җиңел бирелми, чөнки күңелдәгене җырга салабыз. Беренче тапкыр хорга җыелып без быел 9 Май бәйрәмендә – Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилей тантанасында җырладык. Аннары Россия көне бәйрәмендә чыгыш ясадык һәм хорыбызга үзенең хәер-фатыйхасын Татарстан Рәисе дә бирде, мондый иҗат коллективы кирәклеген әйтте», – дип сөйләде ул «Татар-информ»га.

Фото: «Татар-информ» өчен Виктория Шиһапова тәкъдим итте

Cөйләшү барышында әңгәмәдәш, хорга волонтёрлар да кушыла алуын белдерде.

«Халыклар бердәмлеге көненә килгәндә, ул һәр елны үткәрелә торган бәйрәмнәрнең берсе. Узган ел бу бәйрәм тантасында кунак идем һәм беләсезме, күзләрдә яшьләр белән тамаша кылып утырдым. Үзебезнең ил, Ватан өчен чиксез горурлык хисләре кичерәм. Дөрестән дә безнең халыклар бердәм, ә мәдәниятләребез балкыштай. Мин бу зур күләмле концертта катнашуыма бик нык шатмын», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

  • «Безнең өй – Татарстан» республика этномәдәни фестивале 2012 елдан бирле республика территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген ныгыту һәм бер-берсен рухи яктан баету максатында үткәрелә. Татарстан Республикасы Рәисе йөкләмәсе нигезендә 2014 елдан башлап гала-концерт Халыклар бердәмлеге көне кысаларында оештырылып килә.
news_right_1
news_right_2
news_bot