news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ана капиталын балаларны дәвалау өчен кулланырга бирергә тәкъдим иттеләр

Россиядә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова балалы гаиләләргә ана капиталы акчасын баланың медицина дәвалануы өчен кулланырга рөхсәт итәргә тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Ана (гаилә) капиталы акчасын балага медицина ярдәме күрсәтү өчен файдалану мөмкинлеген бирү турындагы мәсьәләне карарга», - диелә Хөкүмәт өчен тәкъдимнәр текстында.

Москалькова шулай ук яңа Административ хокук бозулар турында РФ кодексын һәм Процессуаль кодексын эшләүне тизләтергә кирәклеген әйтте.

Бу кодексларга, аның сүзләренә караганда, журналистның һөнәри эшчәнлегенә комачаулаган өчен административ җаваплылыкка тартуда нигезләрне төгәлләштерү, төнге вакытта тынлык режимын бозган өчен җаваплылык хакында, шулай ук тоткарланган затларга кайда икәнлекләрен хәбәр итү өчен телефон аша шалтырату хокукы бирү турында нигезләмәләрне кертергә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot