Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хөкүмәт законсыз миграция оештырган өчен милекне конфискацияләүне хуплады
Россия хөкүмәте законсыз миграция оештырган өчен алынган милекне һәм акчаны конфискацияләү турындагы закон проектын хуплады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Дәүләт Думасы депутаты Петр Толстой тәкъдим белән чыгыш ясады, хәзер Җинаять кодексында бу очрак игътибарга алынмавына игътибар итте. Хәзерге вакытта чит ил кешеләрен яки гражданлыгы булмаган затларны законсыз рәвештә кертүне һәм Россия территориясендә яшәүне оештырган өчен 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәза каралган.
Әгәр дә җинаять бер төркем затлар тарафыннан һәм алдан сүз куешып, хезмәт урыныннан файдаланып кылынган булса, ул 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителә һәм кайбер очракларда ярты миллион яки хезмәт хакы күләмендә һәм хөкем ителүченең 3 елдагы башка керемнәре күләмендә штраф салыначак. Шулай ук 2 елга кадәр иреген чикләү дә каралырга мөмкин.
Закон проекты авторы билгеләп үткәнчә, узган ел эчендә генә дә Россиядә законсыз миграция оештыру турындагы маддәдә каралган 1,9 мең җинаять кылынган. 2022 ел белән чагыштырганда, үсеш якынча 80 процент тәшкил иткән. Статистиканы 2024 елның беренче өч аенда карасаң, илдә 580 шундый җинаять теркәлгән.
«Россия Федерациясе Хөкүмәте закон проектын хуплый», - дип хәбәр ителә Хөкүмәт хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз