news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөкүмәт хезмәткә түләүнең минималь күләмен һәм пенсияне 10 процентка арттыруны килештерде

Россия Хөкүмәте минималь хезмәт хакы, яшәү минимумы һәм пенсияләрне индексацияләүне килештерде. Барлык күрсәткечләрне 10 процентка арттырырга ниятлиләр. Бу хакта «Ведомости» газетасы яза.

Газета мәгълүматлары буенча, хезмәткә түләүнең минималь күләмен, яшәү минимумын һәм иминият пенсиясен күпмегә арттыру мәсьәләсен тикшергәндә төрле фикерләр әйтелгән. Шунлыктан хәлиткеч карарны РФ Президенты Владимир Путин кабул итәчәк.

Бүген Россиядә хезмәткә түләүнең минималь күләме аена 13 890 сум тәшкил итә. Яшәү минимумы күләме аена 12 654 сумга җитте.

Март уртасында РФ Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә бюджет хезмәткәрләренең эш хакын, хезмәткә түләүнең минималь күләмен, яшәү минимумын, пенсияләрне һ.б. социаль түләүләрне арттыру өчен чаралар әзерләргә кушкан иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100