news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хөкүмәт туристик инфраструктурага 3,5 миллиард сум акча бүлеп бирде

Төбәкләргә туристик инфраструктураны үстерү өчен 3,5 миллиард сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин шул турыдагы карарны имзалады. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Министрлар Кабинеты матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, 1,2 миллиард сумнан артык акча диңгез, елга һәм күл буйларындагы пляж зоналарын үстерүгә, навигация системасын үз эченә алган илкүләм туристик маршрутлар булдыруга, сәяхәтчеләр өчен мәгълүмати үзәкләр урнаштыруга китәчәк. Моннан тыш, 700 миллион сум – кемпинглар һәм автокемпинглар, 1,5 миллиард сумнан артыгы электрон юл күрсәткечләр булдыруга сарыф ителәчәк. Әлеге акчаларга шулай ук инвалидлар өчен үтемле туристик мохит формалаштыру күздә тотыла.

Туристик проектларга «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында грантлар бирү формасында ярдәм күрсәтеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot