Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хөкүмәт түләүсез медицина ярдәме өчен дәүләт гарантиясе программасын киңәйтте һәм озайтты
Россиядә түләүсез медицина ярдәме күрсәтү буенча дәүләт гарантияләре программасын 2025 елга кадәр озайттылар. Бу хакта РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин сөйләде.
«Президент [РФ Президенты Владимир Путин] безнең зур илебезнең барлык гражданнары яхшы якка, уңай динамикага үзгәрешләр булуын күрсен өчен медицина ярдәменең сыйфатын һәм үтемлелеген арттыру максатын куйды. Хөкүмәт түләүсез медицина ярдәме өчен дәүләт гарантияләре программасын 2025 елга кадәр озайтты һәм киңәйтте», — диде ул.
Мишустин гражданнар шул исәптән югары технологияле һәм махсуслаштырылган ярдәм ала алачак, дип төгәлләштерде.
Программа ярдәмендә уңайлы хезмәт күрсәтү төрләре артачак, хәзер өйдә дә үткәреләчәк медицина тернәкләндерү мөмкинлекләре киңәйтелә, биредә процедуралар өчен кирәкле медицина эшләнмәләре белән тәэмин ителеш булачак.
Яңа юнәлешләргә С гепатиты белән авыручыларны профилактикалау һәм дәвалау, шикәр диабетын иртә стадиядә ачыклау һәм дәвалау керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз