news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөкүмәт торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия алу процедурасын гадиләштерә

РФ Хөкүмәте коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия алу процедурасын гадиләштерү турында карар әзерләде, дип хәбәр итте РФ премьер-министры Михаил Мишустин. Бу хакта «РИА Новости» яза.

Премьерның Федерация Советы әгъзалары белән очрашуы вакытында Федерация Советы Рәисе урынбасары Инна Святенко мондый субсидияне алу өчен документлар җыю процедурасын гадиләштерергә тәкъдим итте. Хөкүмәт башлыгы билгеләп үткәнчә, Министрлар Кабинеты социаль казначылык механизмын камилләштерүне дәвам итә, аның ярдәмендә федераль ярдәмнең инде дистәләгән төрен гадиләштерелгән режимда рәсмиләштерергә була.

«Бу исемлек даими рәвештә киңәйтелә. Монда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия алу мөмкинлеге дә (аеруча авыр тормыш хәлендә булган кешеләр, шул исәптән аз керемлеләр, инвалидлар өчен) өстәләчәк. Хәзерге вакытта хөкүмәт хакимият органнарын кирәкле документларны гражданнардан түгел, ә үзлектән ведомствоара электрон хезмәттәшлек кысаларында сорарга мәҗбүр итә торган карар әзерләде», - ди Мишустин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100