news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хөкүмәт Татарстанда коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасын хуплады

Бүген Россия Хөкүмәте Татарстанда, Мәскәү һәм Тверь өлкәләрендә коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасын хуплады. Программа төбәкләрдә 1,6 мең км чамасы су белән тәэмин итү, су чыгару һәм җылылык белән тәэмин итү челтәрен яңартырга мөмкинлек бирәчәк. Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин шул хакта сөйләде.

Финанс ярдәмнең гомуми күләме 42,6 млрд сум тәшкил итә, өстәвенә 18,3 млрд сум федераль бюджет акчасына туры киләчәк. Хөкүмәт рәисе урынбасары сүзләренчә, программаларны гамәлгә ашыру Россиядә 1,7 млн кешегә күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләренең сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәчәк.

Карар төбәк үсеше буенча хөкүмәт комиссиясе штабы утырышында кабул ителде. Анда федераль һәм илкүләм проектларны, шулай ук инфраструктураның бюджет кредитлары һәм Илкүләм муллык фонды акчасына гамәлгә ашырыла торган программалар буенча фикер алыштылар.

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан РФ Президенты Владимир Путин карары белән гамәлгә ашырыла.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot