news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөкүмәт ташламалы ипотеканы субсидияләүгә 41 млрд сумга якын акча бүлеп биргән

Россия хөкүмәте ташламалы, гаилә һәм Ерак Көнчыгыш ипотека программаларына өстәмә акча бүлеп бирде. Гомумән алганда, Министрлар Кабинетының резерв фондыннан 95 млрд сум бүлеп биреләчәк. Бу хакта Премьер-министр Михаил Мишустин имзаланган карарда әйтелә.

Бүлеп бирелгән акчаның 41 млрд тирәсе ташламалы, 46 млрд сум гаилә һәм 8 млрд сум тирәсе Ерак Көнчыгыш ипотекасына була. Өстәмә финанслау Үзәк банкның төп ставкасын арттыру аркасында таләп ителде.

2023 ел нәтиҗәләре буенча өч программа буенча якынча 700 мең кредит бирелер дип көтелә.

Премьер-министр билгеләп үткәнчә, әлеге программалар эшли башлаганнан бирле Россиядә 8,5 трлн сумнан артык суммага 2 миллионнан артык кредит бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100