Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хөкүмәт ташламалы ипотекага 100 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирде
Россия Хөкүмәте ташламалы ипотека программаларын субсидияләүгә 100 миллиард сумнан артык акча бүлеп биргән. Бу турыда РИА Новости Министрлар Кабинеты матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
«Гаилә ипотекасы», «Ерак Көнчыгыш һәм Арктика ипотекасы», шулай ук «Ташламалы ипотека» программалары буенча процент ставкасын субсидияләүгә 100,4 миллиард сум бүлеп бирү турында боерык имзаланды. Өстәмә финанслау Министрлар Кабинетының резерв фондыннан киләчәк», - диелә хәбәрдә.
53,4 миллиард сум «Гаилә ипотекасы»н гамәлгә ашыруга юнәлдереләчәк. Бу балалы кешеләр өчен 6 процент ставкалы ташламалы ипотека программасын саклап калырга мөмкинлек бирер дип көтелә.
Тагын 9,6 миллиард сумны ташламалы 2 процент ставка буенча «Ерак Көнчыгыш һәм Арктика ипотекасы»н субсидияләүгә бүлеп бирәчәкләр.
37,4 миллиард сум узган елның 1 июлендә тәмамланган «Ташламалы ипотека» программасы кысаларында элек бирелгән кредитлар буенча процент ставкасын гамәлгә ашыруга китәчәк, диелә хәбәрдә.
Премьер-министр Михаил Мишустин хәбәр иткәнчә, торак базарында ихтыяҗ кими һәм моның берничә сәбәбе бар. Шуңа күрә Хөкүмәт кирәкле чаралар күрә. Алар арасында ташламалы ипотека рәсмиләштергәндә банклар алган өстәмә комиссияләрне гамәлдән чыгару һәм ипотека программалары лимитын киңәйтү бар. Шулай ук Министрлар Кабинеты Үзәк Банк белән берлектә яңа төзелүче йортлар өчен проектлы финанслауга кредитлар буенча процент ставкасын вакытлыча субсидияләү инициативасын әзерләде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз