Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хөкүмәт шәхси йортлар төзүдә ташламалы ипотека механизмын сынап караячак
РФ Хөкүмәте шәхси йортларны мөстәкыйль рәвештә төзү өчен ташламалы ипотека тәкъдим итү буенча сынау программасын гамәлгә ашыра башлый. Әлеге ярдәм чарасыннан профессиональ төзелеш компаниясе белән подряд килешүе рәсмиләштермичә генә файдаланырга мөмкин, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.
Билгеләп үтелгәнчә, мондый кредитлар буенча ставка елына 9 проценттан да артмаячак. Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләрендә займның максималь күләме – 12 миллион, башка төбәкләрдә 6 миллион сум тәшкил итәчәк. Быелның ахырына кадәр Министрлар Кабинеты 8 меңгә якын шундый кредит бирергә ниятли.
Ташламалы программаны гамәлгә ашыру күп кенә гражданнарның торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирер дип көтелә. Россия Хөкүмәте элегрәк ташламалы ставка буенча торак сатып алуга ипотека кредитының максималь күләмен арттырган иде.
Шунысын да искәртик: РФ Президенты Владимир Путин апрель аенда икътисади мәсьәләләргә багышланган киңәшмәдә ташламалы ипотека буенча ставканы еллык 12 проценттан 9 процентка кадәр киметергә тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз