Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хөкүмәт җәйге һәм кышкы вакытка күчүне хупламады
Хөкүмәт сезонга карап сәгать күчерү тәҗрибәсен кайтаруны хупламый. Россия Федерациясе Министрлар Кабинетының «Вакытны исәпләү турында» закон проектының рәсми нәтиҗәсендә шулай диелгән. Бу хакта «Российская газета» яза.
Закон проекты авторлары «тәүлекнең якты вакытын рациональ куллану максатыннан» җәйге һәм кышкы вакытка күчүне торгызырга ниятли. Сәгать укларын мартның соңгы якшәмбесендә 02.00 сәгатьтә бер сәгатькә алга һәм октябрьнең соңгы якшәмбесендә 03.00 сәгатьтә бер сәгатькә артка күчерергә тәкъдим итәләр.
Хөкүмәт биргән аңлатуда әлеге закон проектында көтелгән социаль-икътисади нәтиҗә турында мәгълүмат юклыгы искәртелә. Шулай ук электр энергиясен куллану артуы һәм юл-транспорт һәлакәтләре санының артуы турында мәгълүматлар китерелмәгән, гражданнарның куркынычсызлык дәрәҗәсе кимүе турында мәгълүмат юк. Вакытны гамәлдәгечә исәпләү торышында һәм фаразланганча исәпләгәндә авыл хуҗалыгы һәм төзелеш эшләре күрсәткечләре дә бирелмәгән.
Россиядә җәйге һәм кышкы вакытка күчү 2011 елда гамәлдән чыгарылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз