news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөкүмәт Россия төбәкләрендә планлы медицина ярдәмен яңадан күрсәтә башларга кушты

Төбәкләргә 12 майга кадәр планлы медицина ярдәмен яңадан күрсәтә башларга куштылар. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Дәүләт Думасындагы хисап нәтиҗәләре буенча шундый күрсәтмә бирде. Бу хакта Хөкүмәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моңа кадәр төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда да, профилактик тикшерү һәм диспансеризация Россиядә коронавирусның кискен фазасы аркасында туктатылган иде. Хәзер исә коронавирус инфекциясен кичергән кешеләр өчен тернәкләндерү программалары һәм барлык медицина процедуралары тулы күләмдә үткәреләчәк. Карарлар алга таба һәрбер төбәктәге эпидемиологик вазгыятькә карап кабул ителәчәк.

Күрсәтмәне үтәүгә җаваплы итеп Сәламәтлек саклау министрлыгы билгеләнгән.

«Ул тиешле эшне Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды һәм төбәк башлыклары белән бергәләп үткәрергә тиеш. Күрсәтмәне үтәү вакыты – 12 май», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Хезмәт һәм социаль яклау, Финанс министрлыклары шулай ук 1 июльгә кадәр гомумроссия инвалидлар оешмаларына ярдәм йөзеннән субсидияләрне арттыру турындагы мәсьәләне караячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100