news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөкүмәт рәсми булмаган эш белән тәэмин итүгә каршы комиссияләр булдыруны раслады

Россия төбәкләрендә легаль (рәсми) булмаган эш белән тәэмин итүгә каршы көрәш буенча ведомствоара комиссия төзеләчәк. Хөкүмәтнең шул хактагы карарын Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады. Документ хокукый актларның рәсми порталында чыкты.

«Россия Федерациясе субъектларының легаль булмаган эш белән тәэмин итүгә каршы көрәш буенча ведомствоара комиссияләрен төзү һәм аларның эшчәнлеге турында нигезләмәне расларга», диелгән карар текстында.

Федерация субъектлары хакимиятләре 3 айда, агымдагы елның август башына кадәр рәсми булмаган эш белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча органнарның үзара хезмәттәшлеген координацияли торган комиссия төзергә тиеш. Карарны үтәүне мониторинглау бурычлары РФ Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына йөкләнгән.

Комиссияләр утырышларында хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерүнең законда билгеләнгән тәртибен бозуга һәм хезмәткәрләргә минималь хезмәт хакы күләменнән азрак түләү, шулай ук хезмәткәр үзмәшгуль булган очракларны да кертеп, хезмәт мөнәсәбәтләрен гражданлык-хокукый дип алдап күрсәтү белән бәйле вазгыятләр карала.

Утырышлар ихтыяҗ булган саен уздырыла, ләкин кварталга бер тапкырдан да сирәгрәк үткәрелмәячәк. Шул ук вакытта комиссияләр гражданнарның шәхси мәгълүматларын һәм салым серен тәшкил итүче мәгълүматны сорау хокукын ала.

Комиссияләр шулай ук гражданнарның рәсми булмаган эш белән тәэмин итү очраклары турында шикаятьләрен кабул итү өчен кайнар элемтә булдырырга һәм аларга оператив җавап бирергә тиеш була. Хезмәт законнарын бозуның мәгълүм фактлары турында Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтенең территориаль органнарына хәбәр итәргә кирәк.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан 14 яшьлек укучыларны (элек 15 яшьтән иде) эш белән тәэмин итәргә ярдәм итә башларга планлаштыра. Быел республика халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәмгә 19,3 млн сумнан артык акча алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100