news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хөкүмәт президентка пенсияләрне өстәмә индексацияләү турында фикерләрен тәкъдим итте

Хөкүмәт президентка пенсияләрне һәм социаль пособиеләрне өстәмә индексацияләү турында фикерләрен тәкъдим итте. 

«Без үз тәкъдимнәребезне хөкүмәт аппаратына җибәрдек, һәм хөкүмәт президентка тәкъдим итте», - диде Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Антон Котяковул. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Министр сүзләренчә, Министрлар Кабинеты өстәмә индексацияләүнең төрле параметрларын карый. Аның нәтиҗәсендә илдә ярлылык дәрәҗәсе кимергә тиеш.

Искәртик, 27 апрельдә президент Владимир Путин пенсияләрне һәм барлык социаль пособиеләрне индексацияләү буенча карарлар кабул итү турында әйтте. Бюджет өлкәсендә эшләүче белгечләрнең дә хезмәт хаклары артачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot