news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хөкүмәт мобилизацияләнүчеләр, аларның бизнесы өчен салым буенча пеня исәпләүне туктатты

Россия Хөкүмәте үз карары белән мобилизацияләнгән гражданнарны салымнар һәм иминият взнослары буенча пеня исәпләүдән азат итте. Шул хактагы документ Министрлар Кабинеты сайтында урнаштырылган, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Әлеге чара 2022 елның 21 сентябреннән мобилизация буенча чакырылган гражданнарга, шулай ук мобилизацияләнгән кеше җитәкче һәм бердәнбер гамәлгә куючы булган оешмаларга кагыла.

«Карар мобилизация буенча чакырылган гражданнарга һәм оешмаларга кагыла, аларда мобилизацияләнгән кеше җитәкче дә, бер үк вакытта бердәнбер гамәлгә куючы да булып тора», - дип аңлаттылар Хөкүмәттә.

Пенядан азат итү хәрби хезмәтнең башыннан ахырына кадәр, шулай ук ул тәмамланганнан соң өч ай дәвамында - 28нче числога кадәр гамәлдә булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot