Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хөкүмәт медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру мөмкинлеген карый
Хөкүмәт медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру мәсьәләсен өйрәнә. Бу хакта бүген Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сөйләде. РИА Новости шул турыда хәбәр итә.
«Хәзер медицина хезмәткәрләренең эш хакын үзгәртү һәм арттыру мәсьәләсе җентекләп тикшерелә», – дип белдерде министр. Бу турыда ул Дәүләт Думасында «Гадел Россия – Дөреслек өчен» фракциясе белән очрашу вакытында әйтте.
Федераль Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе билгеләп үткәнчә, быел Министрлар кабинеты медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакы өчен өстәмә рәвештә 59 миллиард сум юнәлдерәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз