news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хөкүмәт күп балалы гаиләләргә акча бүлеп бирде

Россия Хөкүмәте күп балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән 362,5 миллион сумнан артык акча бүлеп бирде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Министрлар Кабинеты сайтына сылтама белән хәбәр итә.

«Өч һәм аннан соң тагын бала туган аз керемле гаиләләргә айлык түләүләр өчен өстәмә рәвештә 362,5 миллион сумнан артык акча юнәлдерелде. Хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустин шул хактагы боерыкны имзалады», - диелә хәбәрдә.

Билгеләп үтелгәнчә, мондый пособиенең күләме конкрет бер төбәктәге балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумына тигез һәм ул уртача 14,5 мең сум тәшкил итә. Пособие гаиләдә өч яки шуннан соң тагын бала туганнан соң сабыйга өч яшь тулганчы түләнә.

Өстәмә финанслау ихтыяҗы төбәкләрдә пособие алучылар санына төгәллек кертү белән бәйле. Пособие Хөкүмәтнең резерв фондыннан түләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot