news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөкүмәт киләсе ике елда минималь хезмәт хакы күләмен арттыру проектын раслады

Министрлар Кабинеты 2023-2024 елларда минималь хезмәт хакын (МРОТ) арттыру турындагы закон проектын хуплады. Бу хакта Россия Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Минималь хезмәт хакы һәм аның аерым бер положениеләренең гамәлдә булуын туктатып тору турындагы» Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү» проектын хупларга һәм аны билгеләнгән тәртиптә Дәүләт Думасына кертергә», — диелә әлеге карарлар исемлегендә.

Әлеге документ нигезендә якындагы ике елда минималь хезмәт хакын арттыру планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100