news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хөкүмәт кешеләрне сак астында тотуга комачаулаучы авырулар исемлеген тулыландырды

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин шикләнелүчеләрне яки гаепләнүчеләрне тикшерү изоляторында тотуга комачаулый торган җитди авырулар исемлеген тулыландыру турында карар имзалады.

ТАСС хәбәр иткәнчә, яңа исемлек Сәламәтлек саклау министрлыгы, кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Кеше хокуклары буенча совет һәм Иҗтимагый палатаның тәкъдимнәре нигезендә әзерләнгән. Исемлеккә моңарчы исәпкә алынмаган авырулар өстәлгән:

  • кан һәм кан ясаучы органнар авырулары;
  • иммун системасы белән бәйле авырулар;
  • тумыштан булган аномалияләр (үсеш кимчелекләре), деформацияләр һәм хромосома патологияләре;
  • йөклелек вакытында, бала тапканда һәм бала тапканнан соң өзлегү.

Хөкүмәт ассызыклаганча, документ әлегә җинаять кылуда гаепле дип танылмаган һәм тикшерү изоляторларында тотуга каршы җитди медицина күрсәтмәләре булган гражданнарның хокукларын яклауга юнәлтелгән.

Гаепләнүче яки шикләнелүче кешедә әлеге авыруларның берсе булган очракта, суд, сорау алучы яки тикшерүче сак астына җибәрү рәвешендәге чикләү чарасы урынына йомшаграк чара — мәсәлән, өй арестына җибәрү яки залог алу кебек чара сайларга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot