news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөкүмәт IT-белгечләр өчен ташламалы ипотеканың максималь күләмен арттырды

Хөкүмәт Россия IT-белгечләре махсус ташламалы программа буенча рәсмиләштерә ала торган кредитның максималь күләмен арттырды. Әйтик, халкы миллионнан арткан шәһәрләр өчен ипотека күләме 18 миллион сум урынына – 30 миллион, ә калганнар өчен 9 миллион урынына 15 миллион сум тәшкил итәчәк. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин шул хактагы карарны имзалаган.

«Шул ук вакытта, ташламалы, дәүләт тарафыннан субсидияләнә торган кредитның күләме 18 миллион һәм 9 миллион дәрәҗәсендә калачак, әмма хәзер аны базар яки субсидияләнә торган башка ставка буенча алынган өстәмә сумма белән берләштереп булачак. Ягъни әгәр элегрәк төбәккә бәйле рәвештә 18 миллион яки 9 миллион сум күләмендә генә кредит алып, ә калганын беренчел взнос ярдәмендә кертеп булса, хәзер исә сатып алучыларның мөмкинлекләре киңәя», - дип искәрттеләр Министрлар Кабинетының матбугат хезмәтендә.

Шулай ук IT-белгечләрнең ташламалы кредит алу өчен кирәкле хезмәт хакы да үзгәрде. Әйтик, халкы миллионнан арткан шәһәрдә белгечнең кереме аена физик затларның кеременә салымны алганчы – 150 мең, ә калган торак пунктларда 100 мең сумнан башланырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100