news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөкүмәт инвалид балалар өчен икеләтә пенсия турындагы закон проектын хуплады

Хөкүмәт махсус хәрби операция вакытында ата-анасының берсе һәлак булган инвалид балаларга икеләтә пенсия түләү турындагы закон проектын хуплады. Бу хакта РИА Новости Министрлар Кабинеты хәбәренә сылтама белән белдерә.

Узган атнада Дәүләт Думасы беренче укылышта закон проектын кабул итте, аның нигезендә махсус хәрби операциядә катнашучысы атасын югалткан инвалид балалар һәм балачактан инвалидлар икеләтә пенсия (туендыручысын югалту, шулай ук инвалидлык буенча социаль яки иминият пенсиясе) алачак.

Документны карауның инициаторы булып Федерация Советының беренче вице-спикеры, «Бердәм Россия» генераль советы секретаре Андрей Турчак җитәкчелегендәге махсус хәрби операция мәсьәләләре буенча эшче төркем тора.

Ул искәрткәнчә, закон буенча берьюлы берничә пенсия алу хокукына кайбер ташлама алучылар гына ия: Бөек Ватан сугышы ветераннары, Ленинград блокадасында яшәүчеләр, космонавтлар, һәлак булган хәрбиләрнең ата-аналары һәм тол хатыннары.

Шул рәвешле, яңа закон бу исемлекне инвалид балалар һәм балачактан инвалидлар белән тулыландырачак, аларның ата-аналарының берсе хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган.

Дәүләт Думасы депутаты Алексей Говырин билгеләп үткәнчә («Бердәм Россия»), хәзер геройларның гаиләләренә ярдәм итү һәм аларга Конституциянең 7 маддәсендә белдерелгән лаеклы тормыш хокукын тәэмин итү мөһим.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100