news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөкүмәт гаилә ипотекасын 18 яшькә кадәр 1 баласы булган гаиләләргә бирү мәсьәләсен карый

Хөкүмәт гаилә ипотекасын 18 яшькә кадәр 1 баласы булган гаиләләргә бирү мәсьәләсен карый
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Россия Хөкүмәте гаилә ипотекасы программасын киңәйтү турында фикер алыша, нәтиҗәдә аннан 18 яшькә кадәрге бер баласы булган гаиләләр дә файдалана алачак. РФ вице-премьеры Александр Новак 28 февральдә үткәргән киңәшмә нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр исемлегендә шулай диелә. Бу хакта РБК хәбәр итә.

Документ нигезендә, Финанс, Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыклары «Дом.РФ» ташламалы дәүләт программаларының төп операторы белән бергә 25 мартка кадәр гаилә ипотекасын бу рәвешле киңәйтүне «өстәмә рәвештә җентекләп өйрәнергә», «әлеге чараны гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен» анализларга һәм Хөкүмәт өчен конкрет тәкъдимнәр формалаштырырга тиеш.

Новакның рәсми вәкиле раслаганча, мондый йөкләмә чыннан да бирелгән. Хөкүмәттәге чыганак билгеләп үткәнчә, бер балалы гаиләләр өчен ипотека буенча ташламаларны яңарту – «фикер алышына торган вариантларның берсе».

Финанс министрлыгы вәкиле, үз чиратында, Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча ведомство «аерым категория гражданнарга гаилә ипотекасын икенчел торактан бирү» мәсьәләсен өйрәнә дип белдерде. Министрлыкта биредә 18 яшькә кадәрге бер баласы булган гаиләләр күздә тотыламы икәнен әйтмәделәр.

Элегрәк дәүләт башлыгы РФ Хөкүмәтенә торак төзелеше җитәрлек күләмдә булмаган торак пунктларда икенчел күчемсез милеккә гаилә ипотекасын 6 проценттан артып китмәгән ставка белән бирергә кушкан иде.

Хәзерге вакытта «Гаилә ипотекасы» программасы кысаларында 6 процентка кадәр ставка буенча ташламалы кредитны халкы 50 меңгә тулмаган кечкенә шәһәрләрдә яки төзелеш күләме түбән булган төбәкләрдә яшәүче алты яшькә кадәрге һичьюгы бер бала тәрбияләүче гаиләләр, кимендә ике балигъ булмаган бала тәрбияләүче гаиләләр, шулай ук инвалид баласы булган гаиләләр рәсмиләштерә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100