news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөкүмәт эшләмәүче пенсионерларга ярдәм итүгә 10 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирәчәк

Керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган эшләмәүче пенсионерларга ярдәм итү өчен Министрлар Кабинеты төбәкләргә 10 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирәчәк. Субсидияне алар пенсиягә өстәлмә буларак алачак.

Агымдагы елның 1 июненнән РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча минималь яшәү минимумы 10 процентка арттырылды, ә ул төбәкләргә күбрәк йөкләнеш тудырды. Федераль субсидияләр бу чыгымнарны компенсацияләргә һәм өстәлмәләрне 1 миллионнан артык кешегә түләргә мөмкинлек бирәчәк, дип аңлатыла РФ Хөкүмәтенең телеграм-каналында.

Искәртеп узабыз, май азагында РФ вице-премьеры Михаил Мишустин июнь башыннан минималь хезмәт хакы күләмен, яшәү минимумын һәм эшләмәүче пенсионерлар өчен иминият түләүләрен арттыру турында карарга кул куйды. 50 миллионнан артык гражданга ярдәм итү өчен федераль бюджетта 500 миллиард сумнан артык акча каралган. Социаль түләүләрне индексацияләү эшләмәүче пенсионерларга аена уртача 19 мең сумнан артык акча алырга ярдәм итәчәк. Үз чиратында, минималь хезмәт хакы күләме 15,2 мең сумнан артып китәчәк, бу исә хезмәт хакын 4 миллионнан артык кешегә күбрәк түләү мөмкинлеге бирәчәк.

Моннан тыш, яшәү минимумын арттырганнан соң, шулай ук керемнәре аз булган гаиләләрдә үсүче өч яшькә кадәрге һәм 3 яшьтән алып 17 яшькәчә балалар өчен ай саен бирелә торган пособиеләрнең дә күләме артачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100