news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөкүмәт балаларга энергетик саткан өчен 500 мең сумга кадәр штраф кертүне хуплады

Россия Хөкүмәте әгъзалары 18 яшьтән кечерәк балаларга энергетик саткан өчен 500 мең сумга кадәр штраф кертү турындагы закон проектын хуплады. Әмма закон чыгаручылар кайбер әйберләргә төгәллек кертергә тиеш, дип яза ТАСС агентлыгы.

Дәүләт Думасы депутаты Нина Останина (КПРФ) әзерләгән закон проекты нигезендә, балаларга энергетик эчемлекләр саткан өчен физик затларны – 30-50 мең, вазифаи затларны – 100-200 мең, ә юридик затларны 300-500 мең сумга кадәр штрафка тартачаклар. Россиядә балаларга әлеге продукцияне сатуны тыю турындагы закон августта кабул ителде, ул 2025 елның 1 мартыннан гамәлгә керә. Әмма ул проектта әлеге законны бозган өчен җәза чаралары күрсәтелмәгән.

«Эшләп бетергән очракта, РФ Хөкүмәте закон проектын хуплый», - диелә Министрлар Кабинеты бәяләмәсендә.

Элегрәк РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Үзәк федераль округы баш штаттан тыш балалар эндокринологы Елена Петряйкина белдергәнчә, энергетиклар кулланган вакытта балаларда актив рәвештә инсулин эшләп чыгарыла, ул аппетитны күтәрә һәм бер тәүлеклек калориялелек профициты барлыкка килүгә китерә. Үз чиратында, профицит матдәләр алмашы бозылуга, авырлык җыюга һәм йөрәк-кан тамырлары системасына артык йөкләнешкә китерергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100