news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хөкүмәт авыл территорияләрен төзекләндерү чараларына дәүләт ярдәме күләмен арттырды

РФ Хөкүмәте авыл территорияләрен төзекләндерү чараларын гамәлгә ашыру өчен төбәкләргә бирелә торган дәүләт ярдәме күләмен арттырды. Бу хакта «Российская газета» яза.

«Хөкүмәт авыл агломерацияләре инфраструктурасын үстерү эшен дәвам итә. Авыл территорияләрен төзекләндерү чараларын гамәлгә ашыру өчен төбәкләргә бирелә торган дәүләт ярдәме күләмен арттыру турында карар кабул ителде», - диелә Министрлар Кабинеты хәбәрендә.

Әйтик, хәзер шундый бер проектны гамәлгә ашыру өчен 3 миллион сумга якын акча бүлеп бирелергә мөмкин. Элегрәк дәүләт ярдәменең максималь күләме 2 миллион сум тәшкил итә иде.

Моннан тыш, авыл территорияләрен төзекләндерү чараларына төбәккә бүлеп бирелә торган субсидиянең минималь күләме дә 1 миллионнан 3 миллион сумга кадәр арттырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot