Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хөкүмәт автосәнәгатьне үстерү стратегиясен үзгәртә – үзкыйммәтне киметүгә басым ясалачак
Премьер-министр Михаил Мишустин автомобиль сәнәгатен үстерү стратегиясен актуальләштерергә һәм үзебезнең ил автомобиль җитештерүчеләре өчен дәүләт ярдәме чараларын көчәйтергә кушты. Бу хакта карар 17 июньдә узган стратегик сессия нәтиҗәләре нигезендә кабул ителде, дип хәбәр ителә хөкүмәт сайтында.
Яңартылган чаралар автотранспортның төрле сегментларына җайлаштырылачак. Шул ук вакытта алардан файдалану мөмкинлеге җитештерүнең локальләшү дәрәҗәсенә, җитештерелә торган автомобильләрнең куллану характеристикаларына һәм аларның экспорт потенциалына бәйле булачак. Әлеге параметрлар нәтиҗәлелекне бәяләү системасында урын алачак. Система исә сәнәгатьне үстерү дәүләт программасына кертеләчәк.
Җитештерүнең үзкыйммәтен киметү һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру төп юнәлешләрнең берсе булачак – бу Россия автомобильләренең базардагы позицияләрен ныгытырга тиеш. Хөкүмәт шулай ук автозаводлар, комплектлаучы детальләр белән тәэмин итүчеләр һәм IT-компанияләр арасында кооперацияне үстерүгә басым ясаячак.
Мишустин шулай ук Россия автопаркында булачак үзгәрешләрне: альтернатив энергия чыганагында эшли торган транспортны үстерү, пилотсыз технологияләр кертү һәм кулланучыларның мәнфәгатьләрен трансформацияләүне исәпкә алырга кушты.
Тагын бер яңалык – тармакның технологик сәясәтен формалаштыруда төп роль уйнаячак баш конструкторлар институты эше өчен хокукый механизмнар булдыру. Министрлыклар әлеге юнәлешләрдәге тәкъдимнәрен 2025 елның ноябрь ае азагына кадәр тәкъдим итәргә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз