Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хөкүмәт ата-аналарга ипотека каникуллары бирү турындагы закон проектын хуплады
Россия Хөкүмәте балалы гаиләләргә ипотека каникуллары бирүне күздә тотучы закон проектын хуплады. Документны РФ Президенты йөкләмәсе нигезендә Финанс министрлыгы әзерләгән. Закон проектын Министрлар Кабинеты утырышында хупладылар. Мәгълүмат Финанс министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган, дип хәбәр итә ТАСС.
Закон проекты нигезендә, беренче баласы туган яки уллыкка алган кредит түләүче ипотека түләүләрен алты айга кадәр кичектерерә алачак. Бу бер үк вакытта ике шарт үтәлгән – гаиләнең кереме 20 проценттан күбрәккә кимегән һәм ипотека буенча айлык түләү гаиләнең кеременең 40 процентыннан артыграк булган очракта мөмкин.
«Икенче яки аннан соңгы балалары туган гаиләләргә каникуллар 18 айга кадәр бирелә. Уллыкка бала алган очракта – баланы алган көннән башлап 18 айга кадәр. Шул ук вакытта керем кимү критерие кулланылмый», — диелә хәбәрдә.
Шулай ук 18 айга кадәр каникул бирелгән очракта, банк кичектерүнең җиденче аеннан башлап кына килешү буенча процентлар исәпли башлый алачак.
Элегрәк премьер-министр Михаил Мишустин ассызыклаганча, инициатива гаиләләргә ата-ананың берсе бала карау сәбәпле вакытлыча чыга алмаган чорда ярдәм итәргә тиеш.
Аның сүзләренчә, яңа чара гаиләләргә иң авыр вакытта – ата-ананың берсе сабый карау сәбәпле эшкә чыга алмаган чорда булышырга мөмкинлек бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз