news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хөкүмәт ана капиталын даруларга юнәлдерү турындагы закон проектын хупламады

Россия Хөкүмәте ана капиталы акчасын баланы түләүле дәвалауга һәм даруларга юнәлдерү турындагы закон проектын хупламады, дип белдерде РФ сәламәтлек саклау министры урынбасары - статс-секретарь Олег Салагай. Бу хакта РИА Новости агентлыгы яза.

Февраль ахырында ана капиталы акчасын шул исәптән балага түләүле медицина хезмәтләре күрсәтүгә һәм табиб күрсәтмәсе буенча даруларга юнәлдерү турындагы фракцияара закон проекты Дәүләт Думасына тапшырылуы хакында хәбәр ителгән иде.

«РФ Хөкүмәте закон проектын хупламады», - диде Салагай Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты утырышында.

Ул ачыклык керткәнчә, Россиядә бушлай медицина ярдәме күрсәтү гарантияләнгән, шулай ук пациентларны дарулар белән тәэмин итү каралган, өстәвенә бу юнәлешләр һәрдаим киңәйтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot