news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөкүмәт ана капиталын айлык түләүләргә юнәлдерү тәртибен раслады

Россия Хөкүмәте ана капиталын өч яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләргә юнәлдерү тәртибен раслады. Үзгәрешләр 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк, дип хәбәр итә РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы.

Ведомствода аңлатуларынча, әлеге карар гариза бирүченең керемнәрен раслый торган мәгълүмат һәм документлар исемлегенә төгәллек кертәчәк. Керемнәрне исәпкә алу тәртибенә төзәтмәләр кертелгән һәм гариза тутыру формасы тәртипкә китерелгән.

Ведомствоара бәйләнеш нәтиҗәсендә РФ Социаль фонды мәгълүматларны мөстәкыйль рәвештә ала башлаячак, шунлыктан күпчелек очракларда ата-аналардан бернинди өстәмә белешмәләр дә таләп ителмәячәк.

Түләүләрне керемнәре бер кешегә ике төбәк яшәү минимумыннан да түбәнрәк булган гаиләләр алачак. Өстәвенә, өч яшькә кадәрге берничә бала тәрбияли торган гаиләләр пособиене аларның һәркайсына рәсмиләштерә алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100