news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хөкүмәт айлык уртача хезмәт хакының 11,5 процентка артуын фаразлады

Хакимият исәпләүләре буенча, бер ел эчендә уртача хезмәт хакы 11 проценттан күбрәк күләмгә артачак, дип хәбәр итте хөкүмәт утырышында премьер-министр Михаил Мишустин. РИА Новости шул турыда яза.

«Икътисади үсеш министрлыгы фаразы буенча, ел дәвамында Россиядә уртача айлык хезмәт хакы 11,5 проценттан күбрәк күләмгә артачак», – дип төгәлләштерде Министрлар Кабинеты рәисе.

Ул искәрткәнчә, президентның май указы нигезендә, фельдшерларның һәм шәфкать туташларының хезмәт хакы төбәк буенча уртача хезмәт хакыннан түбән була алмый, ә табиблар, ким дигәндә, ике тапкыр күбрәк алырга тиеш.

Әлеге йөкләмәне үтәү өчен хөкүмәт төбәкләргә өстәмә рәвештә 59 миллиард сумга якын акча җибәрәчәк, дип нәтиҗә ясады Мишустин.

Росстат мәгълүматлары буенча, 2022 елның июлендә уртача айлык хезмәт хакы 62,2 мең сум тәшкил иткән һәм узган елның шул чоры белән чагыштырганда 11,4 процентка арткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot