Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хокук сакчылары Казанда елаучы балалар турында мәгълүмат урын алган игъланнар элмәгән
Казанның җирле чатларында участковый исеменнән ялган белдерүләр урнаштырылуы турында хәбәрләр күренә башлады. Әлеге игъланнарда, имештер, өйләренә кадәр озатып куюны сораган балалардан сак булырга кирәклеге әйтелгән. Кызлар һәм ялгыз хатын-кызларга күрсәтелгән адрес буенча бармаска кушалар – җинаятьчеләр шул рәвешле үз корбанын алдап китерә.
Ведомствода белдерүләренчә, әлеге мәгълүмат – ялган. Хокук сакчылары Казанда елаучы балалар турында мәгълүмат урын алган игъланнар элмәгән.
Шәһәрдә яшәүчеләрне хәбәрләрнең эчтәлеген игътибар белән өйрәнергә, аларга нигезсез аңлатма бирмәскә, чын икәненә инанмый торып башка кешеләргә җибәрмәскә чакыралар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз