news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хоккейчы Фәнүзә Кадыйрова туган авылы халкына: Минем уңышлар сезнең хөрмәткә

Россия җыелма командасы һәм Санкт-Петербургның «Динамо-Нева» хоккей командасы хоккейчысы Фәнүзә Кадыйрованы туган ягында – Кукмара районы Сәрдекбаш авылында хөрмәтләгәннәр. Аның белән очрашу кичәсенә авыл халкы, район кунаклары, артистлар килгән.

Сәрдекбаш авылы мәйданына җыелган халыкка Фәнүзә Кадыйрова катнашында Санкт-Петербург командасы яуланган кубокны да тәкъдим итәләр.

Халыкны Кукмара районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Илсур Кашапов һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина сәламли.

«Фәнүзә Кадыйрованың безнең җирлектән, авылдан булуы белән горурланабыз, без аңа бик рәхмәтле. Әти-әнисе Фәһим абый һәм Гөлзия апа җирлектә иң уңган гаиләләрнең берсе», –ди Сәрдекбаш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Нәбиев.

Хоккейчы үзе дә рәхмәт сүзләрен җиткерә.

«Җитәкчеләребез, авылдашлар, килгән кунаклар, бу очрашуга килгәнегез өчен зур рәхмәт. Минем уңышлар сезнең өчен, сезнең хөрмәткә», – ди. Ул таянычы, төп терәге булган гаиләсенә аерым рәхмәт әйтә.

  • Кадыйрова Фәнүзә Фәһим кызы 1998 елның 6 апрелендә Татарстанның Кукмара районы Сардекбаш авылында туган. Биш яшьтән тимераякта шуу белән шөгыльләнә башлый. 2015 елдан башлап Россиянең өлкәннәр җыелма командасы өчен чыгыш ясый. РФ спорт мастеры, Халыкара класслы спорт мастеры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100