news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хоккейчы Данис Зариповны Казанның Мактау китабына керттеләр

Хоккейчы Данис Зариповны Казанның Мактау китабына керттеләр
Фото: ak-bars.ru

Хоккейчы Данис Зарипов Казанның мактаулы кешеләре исемлеген тулыландырды. Бу хакта кичә «Ак Барс»ның элекке капитаны белән саубуллашу матчының рәсми өлешендә шәһәр мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

«Минем өчен башкала, Казан җанатарлары исеменнән сиңа Дан залында, Казанның Мактау китабында булуыңны дәлилли торган мәртәбәле исемне тапшыру зур хөрмәт. Рәхмәт, Данис», - диде Метшин һәм хоккейчыга махсус сертификат тапшырды.

Казанның Мактау китабына шәһәр һәм республика иминлеген ныгытуга, популярлаштыруга һәм үсешенә зур өлеш керткән гражданнарның фамилияләре, предприятие, оешма һәм төрле берләшмәләрнең исемнәре кертелә.

Элегрәк бу исемлеккә «Зенит-Казан» һәм «Динамо-Ак Барс» волейбол клублары, шулай ук йөгерүче Елена Мигунова исемнәре өстәлгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot