news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хоккейчы Дамир Җәфәровның яңа командасы «Ак Барс»ны отты

Хоккейчы Дамир Җәфәровның яңа командасы «Ак Барс»ны отты
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген «Авангард» – «Ак Барс» хоккей матчында Казан командасы 2:4 исәбе белән җиңелде. Матч Омск шәһәрендә узды.

Беренче периодның унынчы минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Никита Дыняк исәпне ачты (0:1). Унҗиденче минутта Илья Сафонов «Авангард» капкасына икенче алканы кертте (0:2).

Икенче периодның өченче минутында «Авангард» сакчысы Сергей Бойков гол кертте (1:2).

Өченче периодның өченче минутында «Авангард» хоккейчылары исәпне тигезли алды, голны Семён Чистяков кертте (2:2). Илья Рейнгардтның алтынчы минутта керткән алкасы Омск командасын алга чыгарды (3:2). Унтугызынчы минутта, «Авангард» күпчелектә уйнаганда, Райан Спунер гол кертте. Нәтиҗәле пасны аңа Дамир Җәфәров бирде. Һөҗүмче Дамир Җәфәров бу сезонны Казан командасы составында башлаган иде, тик «Ак Барс» аны декабрь ахырында башка команда уенчысына алмаштырды, хәзер ул «Авангард» уенчысы (4:2).

Командалар составы:

«Авангард»

  • Хомченко (Мишуров);
  • Юрчо – Спунер – Буше, Шарипзянов – Чистяков;
  • Җәфәров – Прохоркин – Рейнгардт, Киселевич – Гуляев;
  • Телегин – Николишин – Игумнов, Чмыхов – Бойков;
  • Мартынов – Пьянов – Холодилин (Верба), Мурылёв.

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Радулов, Лямкин – Миллер;
  • Галиев – Семёнов – Кошелев, Князев – Юдин;
  • Барбер – Сафонов – Терехов, Журавлёв – Марченко;
  • Лукоянов – Кателевский – Дыняк (Быков).

«Ак Барс»ның киләсе уены Астанада узачак. «Барыс» командасына каршы матч 28 гыйнварда 14:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100