news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөкем ителгән гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру турындагы проект хупланды

Дәүләт Думасының Оборона комитеты мобилизация, хәрби хәл чорында хөкем ителгән гражданнарны (авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгәннәрдән тыш) контракт буенча хәрби хезмәткә чакыру мөмкинлеген булдыру турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте. Комитетның бу карары Думаның электрон базасында чыкты.

Элегрәк Дәүләт Думасына мобилизация, хәрби хәл чорында хөкем ителгән гражданнарны (авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгәннәрдән тыш) хәрби хезмәткә чакыру мөмкинлеген билгеләү тәкъдим ителгән закон проекты кертелде. Инициатива авторлары Дәүләт Думасының оборона комитеты җитәкчесе Андрей Картаполов һәм шул ук комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Красов чыгыш ясады.

«Дәүләт Думасының Оборона комитеты Дәүләт Думасына бу закон проектын беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим итә», диелгән документта.

Комитетның Дәүләт Думасына хаты буенча, палата закон проектын 13 июньдә беренче укылышта карый ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100