Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ХМАО-Юграның Совет районы татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе алышынды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
13 сентябрьдә Ханты-манси автономияле округы-Югра Юстиция министрлыгында «Совет районы татарлары милли-мәдәни автономиясе» җирле иҗтимагый оешмасы рәисен алыштыру турындагы гариза рәсми рәвештә теркәлде. Бу хакта Сургут татарлары милли-мәдәни автономиясенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.
Гаризаны теркәгәннән соң автономия әгъзаларының чираттан тыш хисап-сайлау җыелышы булды. Денис Садыйков Совет районы татарлары автономиясенең яңа рәисе, Рита Спиридонова аның урынбасары итеп билгеләнде. Җыелышта автономиянең яңа советы һәм ревизия комиссиясе дә сайланды.
«Миңа җыелышны үткәрүе бик кыен булды. Күзләрем яшь белән капланды. 8 яшьлек баламны биреп җибәргән кебек еладым. Иң яхшы тормышымның бер өлеше татарларым һәм татар оешмасы белән бергә узды. Оешманың барлык активын, узган чараларның барлык катнашучыларын кочаклыйм. Яңа җитәкчегә һәм аның урынбасарына, Совет районы татарлары автономиясенең яңа советына эшендә уңышлар телим», - дип яза Надия Камалова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз