news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ХIX Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар конкурсына гаризалар кабул ителә

ХIX Ваһапов фестивале конкурсына гаризалар кабул ителә башлаган. Яшь башкаручылар конкурсы Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале кысаларында 2007 елдан бирле уздырылып килә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә

Конкурсның максаты – халыкчан башкару, академик вокал, эстрада җыры һәм инструменталь башкару өлкәсендә яңа талантлар эзләү, барлау һәм аларга ярдәм итү. Төрле елларда фестивальдә татар җырчылары һәм башка милләт вәкилләре дә катнашты.

Конкурста катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта. Беренче конкурска барлыгы 33 гариза килгән булса, 2021 елда гаризаларның саны 112гә җиткән. Фестивальне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Рәшит Ваһапов исемендәге Иҗтимагый татар мәдәнияте фонды оештыра.

Проектның идея авторы һәм җитәкчесе, Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальнең генераль продюсеры – Россия һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рифат Фәттахов.

ХIX Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар конкурсына гаризалар 2023 на елның 15 мартына кадәр кабул ителә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100