news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

XIX Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә гаризалар кабул ителә башлый

2023 елның 1 февраленнән XIX Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең гариза бирү кампаниясе башлана. Гаризалар 2023 елның 1 июненә кадәр кабул ителәчәк.

Сайлап алу комиссиясе үз эшен июль башында төгәлли. Аннан соң конкурс программасы игълан ителәчәк. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс программасы тулы метражлы һәм кыска метражлы уен һәм документаль фильмнар белән тәкъдим ителә. Моннан тыш, фестивальдә «Милли конкурс» номинациясе эшләп килә.

Кино проекты программасына гомумкешелек рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм мәдәни традицияләрне чагылдырган, тынычлык урнаштыру, дин һәм гуманизм идеяләрен чагылдырган Россия һәм чит ил кинотасмалары кертелергә мөмкин.

XIX Казан халыкара мөселман киносы фестивале Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, шулай ук «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме белән партнерлыкта уза.

Быел фестиваль 5-9 сентябрьдә узачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100