news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

XIX гасыр - XX гасыр башында Тубыл губернасының мәчет кенәгәләре турында китап чыккан

XIX гасыр - XX гасыр башында Тубыл губернасының мәчет кенәгәләре турында китап чыккан
http://yanarish72.ru

Төмән татарларының «Яңарыш» сайтында «Тагын бер китап дөнья күрде» дигән язма чыкты. Россиянең атказанган укытучысы.Тубыл районы Маслау авылыннан Рзшидә Бакиева язган.

Туган як, авыл тарихы һәркем өчен дә кадерле. Аның бүгенгесе булмаса да, үткәне дә уйландыра, шатландыра һәм дәртләндерә.

Менә шуның өчен дә мин 2022 елда Казан шәһәрендә басылган «Комаровские мечетные книги Тобольской губернии XIX – начала XX веков» дигән китапны туктаусыз актарып-эзләнеп көннәремне үткәрәм. Авторлары - Гүзәл Фәйзуллина, Энҗе Кадирова һәм Лилия Фәизова. Бу белемле, дәрәҗәле яшь галимәләрне мин яхшы беләм һәм аларга телне, тарихны, халык сәнгатен өйрәнүдәге фидакарь хезмәтләре өчен меңнәрчә рәхмәтләремне юллап, эшләрендә, шәхси тормышларында уңышлар, бәхетләр теләп калам.

Күрәсең, Бохара ягыннан килгән ата-бабаларыбыз заманына күрә белемле, рухи дөньялары бай кешеләр булганнар. Монысы аларның мәчет-дин юлында булып, изге гарәп телен белүләрендә, татар тормышындагы мөһим хәлләрне, вакыйгаларны төгәл итеп теркәп баруларында күренә.

Вакыйгалар 1835 елдан алып 1862 елга кадәр булган мөһим хәлләрне эченә ала.

1. Шул авылда туганнар, ата-анасы, туган көне, исеме һәм ир я кыз бала икәнлеге;

2. Никах белән гаилә корганнар, хәтта аерылышканнар да;

3. Фанидан киткәннәр (яисә үлгәннәр) көне, ае, ничә яшьтә, үлү сәбәбе, кайда күмелгән – Комарау я Хан авылындамы, 1836 еллардан Хан авылы Араповские дип йөртелгән.

Авторлар бу мәгълүматларны иске татар (гарәп теледер) теленнән кириллицага күчереп һәм рус теленә тәрҗемә итеп урнаштырганнар.

Мәчет имамы Сөйуҗбакый (Суючбакый) Габделгазиз улы үзенең нәсел шәҗәрәсен дә 306 нчы биттә биргән. Күрәсең, заманына күрә имам бик төгәл, белемле, үз эшенә җаваплы, бик акыллы кеше булган. Урыны җәннәттә булсын.

Китапта Тубыл губернасы Комарау авылы буенча 1897 нче елда үткән халык санын алу мәгълүматлары да бирелгән (Первая всеобщая перепись населения Российской империи 1897 г.по Тобольской губернии ю.Комаровские). Менә шунда мин үземнең нәселнең ата-бабаларымны да 315 нче биттә очраттым.

Кызганыч, бу китап бераз алданрак дөньяга килгән булса, комараулылар өчен тагын да мавыктыргычрак булыр иде, чөнки авылның озак яшәгән әби-бабайлары хәзер юк дияргә була. 2022 елда озак яшәгәннәрдән 92 яшьлек Әкилә апай да вафат булды. Авыл тарихында урын алган фоторәсемнәрнең дә урнаштырылуы бик отышлы, чөнки хәзер дә шул ук Комарау елгасы ага, кайбер авыл кешеләре дә тарих битләрендә калачак. Юкка чыккан авыл мәчете урынында 1919 нчы елда куелган хәтер билгесе дә киләчәк буынга истәлек булып тарихта ятып калыр.

Бу китап турында Аллаһы боерса, 2023 елның яз-җәендә ниятләгән һәм өмет иткән комараулылар-авылдашлар очрашуында сүз алып барачакбыз. Билгеле, авторларны да рәхмәтләребезне җиткерер өчен чакырачакбыз. Хәзер иң мөһиме: илдә тынычлык булсын.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100