Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
XIX гасыр ахырында ясалган музыкаль тартмада «Карабай» көен тәкъдим иттеләр
Элеккеге музыкаль пластинкалардагы көйләрнең цифрлы форматы да әзерләнгән.
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының «Мирасханә» Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә ачык ишекләр көне булды. Анда XIX гасыр азагында ясалган музыкаль тартмада «Карабай» көен тәкъдим иттеләр.
«Музыка белгечләре әйтүенчә, ул вакытта Россиядә татарлар мондый тәлинкәләрне үз куллары белән ясаучы бердәнбер халык булган. Башка халыклар өчен алар фабрикада эшләнгән. Ихтыяҗ булгач, безнең осталар аны үзләре эшләгән. Аннары почта буйлап таратканнар», — диде Язма һәм музыкаль мирас үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров.
Аның сүзләренчә, элеккеге музыкаль пластинкалардагы көйләр цифрлаштырылган.
«Бу тәлинкәләр быел цифрлы форматка күчерелде. Алар шушы елларда институтның фольклор җәүһәрләр сайтына урнаштырылачак. Аларны йөкләтеп алырга мөмкин булачак», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Ачык ишекләр көне кысаларында кунакларга Татарстан Фәннәр академиясе оешуга утыз ел тулу уңаеннан оештырылган күргәзмәне тәкъдим иттеләр. Анда кулъязмалар, борынгы Коръән коллекциясе, күптән түгел нәшер ителгән китаплар һәм башкалар урын алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз