Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы узды
Агымдагы елның 29-31 мартында Казанда XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены үтте. Бүген «Корстон» сәүдә үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында җыенның йомгаклау өлеше – пленар утырышы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде.
«Рөстәм Нургали улы Миңнеханов хәер-фатихасы белән башланып киткән Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыеннарының ундүртенчесен уздырабыз. Безнең утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнаша. Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыеннары инде тулы бер хәрәкәткә әверелеп, конгрессның эшчәнлегендә, милләтне берләштерү һәм эшмәкәрлекне үстерүдә лаеклы урын алып тора. Шулай ук утырышта аккредитация буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Дмитрий Валерьевич Вольвач катнаша.
Җыенга Россия Федерациясенең 37 төбәгеннән, шул исәптән Татарстан Республикасыннан барлыгы 900 татар эшмәкәре килде. Җыелышта Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзалары, Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, Татарстан Республикасының Россиядәге тулы вәкаләтле һәм даими вәкилләре, Татарстанның муниципаль район җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре да катнаша.
Чираттагы 16 Бөтенроссия авыл Сабан туе быел 27 июнь көнне Пенза өлкәсе Кузнецк районының Дәхтәрни (Малый Труев) авылында узачак, шуңа күрә, утырышта Пенза өлкәсеннән зур делегация бар, аның җитәкчесе – Пенза өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алмаз Хәмит улы Хәкимов.
Агымдагы ел Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура тарафыннан бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Татар дөньясы өчен «Тукай елы» дип игълан ителде. 2026нче елда без күп кенә мәшһүр шәхесләребезнең юбилейларын билгеләп үтәбез, шул исәптән, Каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең 120 еллыгын.
Конгресс татар халкының каһарман шәхесләре истәлеген мәңгеләштерү эшен актив алып бара. Узган елларда гына да илебез буйлап (Мурманскидан алып Владивостокка кадәр, Якутиядән алып Ялтага хәтле) каһарманнарыбызга бюстлар, һәйкәлләр, элмә такталар урнаштырылды. Бу изге эшләр татарлар яшәгән җирлекләрдә милләтебезнең абруен күтәрүгә хезмәт итә.
Конгрессның төп форумнарында төбәк татар иҗтимагый оешма җитәкчеләренә каһарман шәхесләренә бюстлар тапшыру матур бер традициягә әверелеп килә.
Илебездә барган махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән башлап, егетләребез хәрби бурычларын лаеклы итеп үти, яра алалар, илебез өчен батырларча һәлак та булалар.
Россиядә – «Халыклар бердәмлеге», Татарстанда – «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидәкарьлеге» дип игълан ителгән агымдагы елда да, татар иҗтимагый оешмалары, эшмәкәрләребез, гомумән татар халкы – Җиңүне якынайту эшенә саллы гына өлешләрен кертә.
Быел без Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын, гадәттәгечә, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә уздырабыз. Һәм минем хезмәттәшемә – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җәббаровка барыбыздан рәхмәтләр җиткерәбез.
Кичә безнең делегатларыбыз Татарстанның Сарман һәм Тукай районнарына барып, андагы татар авылларының комплекслы үсеше белән танышып кайтты. Форсаттан файдаланып, форумда катнашучылар исеменнән Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллинга, Тукай муниципаль районы башлыгы Камил Рим улы Нәҗмиевка һәм аларның командаларына олы рәхмәтләребезне җиткерәбез!
Фәнир Гыйльметдин улы Галимов җитәкчелегендәге «Бөтенроссия татар авыллары» иҗтимагый оешмасы әгъзалары һәр елны ике җыен арасында төбәкләргә җыелып барып, төрле җирлекләрдә очрашулар үткәрә, үзара тәҗрибә алмаша, матур үрнәкләрне өйрәнә, төбәкләрдәге эшмәкәрләрне борчыган сорауларны уртага салып сөйләшә, аларны чишү юлларын эзли. Һәм аларны безнең җыенга чыгаралар. Быел андый очрашулар Ульяновск, Свердловск, Түбән Новгород, Ростов, Курган, Чиләбе өлкәләрендә һәм Чувашия Республикасында узды. Бик зур рәхмәт Сезгә, бу эшне киләчәктә дә дәвам итәрбез», – диде Васил Шәйхразыев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз