news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына әзерлек бара

29-31 март көннәрендә Казанда XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уздырыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына әзерләнү максатыннан Татарстанның Сарман һәм Тукай муниципаль районнарында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов эш сәфәрләрендә.

XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына төрле төбәкләрдән 900гә якын вәкил килүе көтелә. Кунаклар һәм катнашучылар арасында кече бизнес, фермер хуҗалыклары һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре бар. Чара тәҗрибә уртаклашу һәм авыл территорияләрен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен мөһим мәйданчык булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot