news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хисап палатасында балага түләүләр билгеләүдән баш тарту сәбәпләрен әйттеләр

Татарстан Хисап палатасы балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү чараларына бүлеп бирелгән федераль бюджет акчаларын тотуны тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча күп кенә гариза бирүчеләргә түләүләр билгеләүне кире кагу фактлары билгеле булды.

«Тикшерелә торган вакыт аралыгында финанслау күләме 23 996,5 млн сум тәшкил итте. Бюджет акчаларын максатчан файдаланмау фактлары ачыкланмады. Түләүләр билгеләүне кире кагу очраклары шактый югары дәрәҗәдә булуы күренде», - диелгән документта.

2022 елның беренче яртыеллыгында 3-7 яшьлек балага айлык түләү буенча гариза бирүчеләрнең 66 процентының, беренче баласы туу (уллыкка алу) белән бәйле айлык түләү буенча 38 процентының гозерләре кире кагылган.

Еш очрый торган сәбәпләр арасында гаиләнең җан башына уртача кереме артып китү һәм гражданнар тарафыннан дөрес яки тулы булмаган мәгълүматлар бирү дә бар. Хисап палатасы әлеге күрсәткечләрне киметү өчен социаль ярдәм билгеләгәндә кирәклек критерийларын раслаучы документлар һәм белешмәләр тапшыру өлешендә гражданнарның мәгълүматлылыгын арттырырга киңәш итә. Әлеге мәгълүмат Социаль яклау министрлыгына җибәрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100