news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хисап палатасы гражданнарның бер өлешенең пенсия баллары кимиячәге хакында кисәтте

Иминият взнослары исәпләү өчен базаның чик күләме арту россиялеләрнең бер өлешенең пенсия баллары кимүгә китерәчәк. Хисап палатасы аудиторы Сергей Штогрин Дәүләт Думасы утырышында шулай дип белдерде. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Хәзерге вакытта Россия Пенсия фондында иминият взнослары буенча база 1,565 миллион сум тәшкил итә, әмма 2023 елда ул 22,5 процентка – 1,917 миллион сумга артачак. Елына максималь 10 пенсия баллы алу өчен хезмәт хакы чик базасына тигез булырга яки аннан артып китәргә тиеш.

«Шул ук вакытта, хезмәт хаклары базага караганда азрак артачак яки илдәге уртача эш хакына тигезләшәчәк гражданнар өчен югары коэффициент куллану алар тарафыннан формалаштырыла торган пенсия хокукларының 11,3 процентка кимүенә китерәчәк», - диде Штогрин.

Аудитор сүзләренчә, мондый алымның кирәклеген әле расларга кирәк, чөнки хезмәткәрләрнең биштән бере картлык буенча иминият пенсиясе (ул 30 балл тәшкил итә) билгеләү өчен хәтта минимумны да формалаштыра алмый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100